16+

Казанда блиндажта кулланырга шәмнәр ясау өчен калай банкалар җыялар

Волонтерлар махсус хәрби операция зонасында катнашучылар өчен шәмнәр ясарга җыена.

Волонтерлар махсус хәрби операция зонасында катнашучылар өчен шәмнәр ясарга җыена.

Казанның Сафиуллин урамы 17б йортында гуманитар ярдәм җыю пункты эшләп килә. Күптән түгел генә биредә хәрбиләребез өчен блиндажларда кулланырга шәмнәр ясау цехы оештырылды. Шәм ярдәмендә сугышчылар ашарга әзерли, җылына, землянка һәм окопларны яктырта ала. 

Әмма, волонтерлар хәбәр иткәнчә, хәзер аларга калай һәм металл банкалар кирәк. "Заказ буенча парафин бик күп килде, әмма аны каядыр салу өчен бернинди калай савыт та юк», — ди волонтер Наталья Бойкова. Теләк белдерүчеләр калай банкаларны 23 гыйнвар көнне 11 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр алып кила ала.  

Шәм ясау өчен балалар ризыгы катнашмасы һәм консервлардан калган банкалар туры килә. Пыяла савытлар ярамый, ди волонтерлар. Моннан тыш, банкалар чиста, юылган булырга тиеш, чөнки ярдәм җыю пунктында аларны юу өчен урын юк.

Ярдәм җыю пунктының адресы: Казан, Сафиуллин урамы, 17 б. ««Своих не бросаем 16» элмә тактасы беркетелгән бүлмәгә керергә кирәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading