16+

Казандагы фаҗигадә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең барлык кредитлары юкка чыгарылачак

"Ак Барс банк" мисалында башка банклар да бу эшкә кушылырга ниятли.

"Ак Барс банк" мисалында башка банклар да бу эшкә кушылырга ниятли.

 Ак Барс Банк Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында балалары һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләрнең ипотекасын һәм куллану кредитларын юкка чыгарачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«Ак Барс Банкның идарә рәисе Зөфәр Гәрәев республика Президентына хәзерге вакытта банкның, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең исемлеге белән чагыштырып, үзенең мәгълүматлар базасына анализ ясавы хакында хәбәр итте», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, башка банклар да бу эшкә кушылырга ниятли, дип яза Татар-информ.

Бу хакта бүген Россия президенты Владимир Путин уздырган хөкүмәт утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хәбәр иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading