16+

Казандагы фатирларның берсендә 23 һәм 25 яшьлек егетләрнең мәетләре табылган...

Криминалистлар фатирда 32 яшьлек ир-атның бармак эзләрен таба һәм аны тоткарлыйлар

Криминалистлар фатирда 32 яшьлек ир-атның бармак эзләрен таба һәм аны тоткарлыйлар

24 октябрьдә Казанның Ибраһимов проспектындагы фатирларның берсендә ике егет мәете табыла. Бу турыда РЕН ТВ каналы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Канал чыганагы сүзләренчә, мәетләрдә пычак белән кадалган урыннар бик күп була. Экспертлар егетләрнең үлү вакытын ачыклаячак. Җинаятьтә шикләнелүче тоткарланган, җинаять эше ачылган диелә бу хәбәрдә.

Mash Iptash телеграмм-каналы белешмәсе буенча, яшь ир-атларның мәетендә пычак белән кадалган 33 яра исәпләгәннәр. Мәрхүмнәргә 23 һәм 25 яшь. Алар Ибраһимов проспектында фатир арендалап яшәгән. 24 октябрь кичендә егетләрнең туганнары фатир хуҗасына шалтырата. Алар запас ачкыч сорый. Чөнки егетләр элемтәгә чыкмый башлаган булган. Фатир хуҗасы өстәмә ачкычларны бирә һәм фатирда җинаять булуы ачыклана.

Криминалистлар фатирда 32 яшьлек ир-атның бармак эзләрен таба һәм аны тоткарлыйлар, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading