16+

Хәрби егет бала тудыру йортыннан улын каршы алган

Татарстанның Лаеш районы кешесе улын һәм тормыш иптәшен бала тудыру йортыннан каршы алу өчен махсус хәрби операциядән кайткан.

Хәрби егет бала тудыру йортыннан улын каршы алган

Татарстанның Лаеш районы кешесе улын һәм тормыш иптәшен бала тудыру йортыннан каршы алу өчен махсус хәрби операциядән кайткан.

Хәрбинең Валерия һәм Ева исемле кызлары һәм хәзер улы Егор да бар.

Хәзерге вакытта гаилә башлыгы хәрби хәрәкәтләр зонасыннан ялга кайткан. Нәни Егор белән аның әнисе Регинаны туганнары, якын дуслары, район җитәкчелеге каршы алган. Аларга бик үкп җылы сүзләр әйткәннәр һәм бүләкләр тапшырганнар.

«Татар-информ»га Лаеш районының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, күпбалалы гаиләгә яңа туган балага кирәк-яраклар, чәчәк һәм уенчыклар бүләк иткәннәр.

Чыганак - "Татар-информ"
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading