16+

Класска "пычак белән һөҗүм иткән" ОБЖ укытучысы гамәлләрен балалар омбудсмены дөрес дип тапкан

120нче мәктәп укытучысы укучыларга "пычак белән ташланган".

120нче мәктәп укытучысы укучыларга "пычак белән ташланган".

Әлеге өйрәтү турында безнең коллегаларыбыз "Казанские ведомости" тулырак язып чыккан һәм шунда ук видео да урнаштырылган. 

Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Говорит Москва» радиостанциясе белән сөйләшүдә мондый дәресләрнең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан регламентлаштырылуы һәм шулай ук башка мәгариф учреждениеләрендә үткәрелүе турында сөйләгән.

"Мәгариф министрлыгыннан бу хакта тиешле мәгълүмат алынды һәм бу нигездә расланган методика нигезендә уку программасына керә дигән җавап алдык. Укытучы муляждан (ялган корал) файдаланган, һәм балалар моның бары тик дәрес булуы турында кисәтелгән. Балаларның куркып калулары турындагы сүзләр дөрес түгел. Миңа да, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак та, полициягә дә, Тикшерү комитетына да бернинди мөрәҗәгатьләр булмады. Бу гади дәрес. Моны  балаларның берәрсе видеога төшергән".

Волынец үз чиратында үз-үзеңне саклау буенча шундый дәресләр үткәрүне хуплады.
"Монда хәтта ниндидер шартлар тудырылуы турында сөйләргә дә ярамый, чөнки укытучы дәресне барлык кирәкле таләпләр нигезендә алып барган. Вәзгыять контрольдә тотыла, монда укытучының компетентлыгы турында сораулар туарлык нигез юк. Мин үзем дүрт укучының әнисе буларак, балаларым шундый дәрес үткәрелүе турында кисәтелгән булсалар, каршы түгелмен, мондый дәресләрне дә хуплар идем, дип саныйм. Моннан тыш, укытучы яхшы исәптә, бу профессионал, аңа карата беркайчан да шикаятьләр килмәде. Ул балаларның, ата-аналарның һәм укытучыларның ихтирамын казана».

ОБЖ укытучысы класска пычак белән бәреп кергән җинаятьче ролендә булган. Ул укучыларны урындыклар ярдәмендә пычак белән һөҗүм итүдән саклануларын сораган.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading