16+

Мәктәпләр гадәттәгечә уку режимына күчәргә, яисә уку елын вакытыннан алда тәмамларга мөмкин

Мәктәпләрнең якын киләчәктә штат режимында эшләүгә күчү ихтималы бар. Әмма барлык санитар таләпләрне һәм коронавируска каршы профилактик чараларны үтәгән очракта гына.

Мәктәпләрнең якын киләчәктә штат режимында эшләүгә күчү ихтималы бар. Әмма барлык санитар таләпләрне һәм коронавируска каршы профилактик чараларны үтәгән очракта гына.

Төгәлрәк  алганда, бер бүлмәдә утыручы укучылар санын киметеп, ягъни сыйныфларны берничәгә бүлеп; укыту планына үзгәрешләр кертеп һәм белем алу вакытын кыскартып; яңа материал үзләштерүгә басым ясап эшләгәндә, ул мәктәпләргә ишекләрен ачарга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. 

Үзизоляция таләп ителгән төбәкләрдә исә укучыларны дистанцион укытырга тәкъдим ителә. 

Бу очракта уку-укыту процессын тулысынча онлайн форматка күчерергә, әмма балаларга технологияләрне файдаланудан килгән зыянны да истә тоту кирәклеге искәртелә.

Шулай ук графикны үзгәртергә, хәтта 1-8 сыйныфлар өчен уку елын узган чирек нәтиҗәләре буенча гына тәмамларга да рөхсәт ителергә мөмкиннәр. Әмма бу очракта уку программасының үтелмәгән өлеше икенче уку елына күчерү күздә тотыла. 

Шул ук вакытта, югары сыйныф укучылары өчен имтиханнарга әзерләнү тукталмаска тиеш. 

-Югары сыйныф укучылары ( 10-11 сыйныфлар ) мәктәп программасын уңышлы үзләштерергә һәм БДИлар тапшырырга әзерләнергә тиеш, - дип яза “Российская газета” РФ Мәгариф министрлыгына сылтама белән.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading