16+

Мобилизация вакытында машиналарны җыеп алу турында хәбәр — ялган

21 сентябрь көнне Татарстан Республикасы хәрби комиссары өлешчә мобилизация турында боерыкка кул куйды.

21 сентябрь көнне Татарстан Республикасы хәрби комиссары өлешчә мобилизация турында боерыкка кул куйды.

Аның бишенче пунктында дәүләт оешмалары һәм шәхси бизнес транспортын, шулай ук гражданнарның шәхси автомобильләрен җыеп алу турында әйтелгән.

Указ чыкканнан соң, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда халык арасында шау-шу башланган һәм машиналарны урамда ук таптып алачаклар дигән хәбәрләр пәйда булган.

Татар-информ мәгълүматларына караганда, автотранспортка ия булган һәр предприятие иң элек Россия Оборона министрлыгыннан күрсәтмә алачак.

Шәхси автомобильләрне беркем дә тартып алырга җыенмый.  Машиналарны җыеп алачаклар дигән мәгълүмат — ялган, ягьни фейк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading