Дөньяда иң укымышлы кешене тапканнар. 53 яшьлек Мадридта яшәүче Антонио Монройның унөч югары белеме бар, ул өч тапкыр аспирантураны тәмамлаган һәм ике докторлык дәрәҗәсе алган.
13 яшендә Антонио мәктәпне экстерн рәвештә тәмамлый һәм үзен фонд базарында эшләүгә багышларга карар кыла. Алты ел дәвамында финанс аналитик белеме ала һәм 19 яшьтә инде брокер булып эшкә урнаша.
Ләкин аннан соңгы карьера үсеше һәм икътисад буенча докторлык дәрәҗәсе Антониога канәгатьлек китерми. Испанлы спорт физиотерапиясен өйрәнүгә кереп китә. Өстәвенә, «спорт объектлары белән идарә итү» белгечлеге буенча магистратураны тәмамлый.
Аннары Монрой хокук, психология, туризм, сәнгать өлкәсендә югары белем ала. Күптән түгел исә испанлы журналистикага тирәнрәк керергә карар кылган. Параллель рәвештә диетология, маркетинг һәм география өйрәнә башлый. Дәресләр арасында Антонио өч бала тәрбияләп үстерә алган. Кич белән ул университетта укыта, өстәвенә күчемсез милек базарында эшли.
Боларның барысы испанлыга нәрсәгә кирәк соң? Аның сүзләренчә, бу кадәр белем алырга аны дөнья рекордын узарга теләгән абыйсы үрнәге илһамландырган. Абыйсы моны булдыра алмаган, ә менә ул алдагы рекордсмен, 77 яшьлек Итальян Лучано Беттины узып киткән (аның исәбендә югары белемнең 15 варианты гына бар).
Комментарийлар