Татарстан халкын июньдә алты көнлек эш атнасы көтә. Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте июньдә булачак ял көннәре турында хәбәр итте.
10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендә эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.
Россия Хезмәт Кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 12 июнь – Россия көне – бәйрәм көне булып санала.
2018 елда Татарстан Президентының «2018 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләү турында»гы карары нигезендә, Ураза бәйрәменең беренче көне 15 июньгә тәгаенләнә.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм буш көннәрне нәтиҗәле файдалану максатында, быелның 9 июнь – шимбәдәге ял көне 11 июнь дүшәмбе көненә күчерелә.
Россия Хезмәт кодексы, «Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» закон һәм 2018 елның производство календаре нигезендә, Ураза һәм Корбан гаетләре Татарстанда бәйрәм көннәре булып исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар