16+

Пенсионер үлгән очракта, Путинның 10 меңен алып буламы?

Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе аңлатма бирде.

Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе аңлатма бирде.

Владимир Путин пенсионерларга түләргә вәгъдә иткән 10 мең сумны үлгән пенсионерларның туганнары да алырга мөмкин. Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе шул хакта хәбәр итә.

“Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендәге түләүләр 31 августка булган мәгълүматлар буенча, пенсия ала торган һәм безнең ил территориясендә яшәүче һәр кешегә дә бирелергә тиеш. Әгәр дә пенсионер 31 августка кадәр вафат була икән, бу акчалар аңа күчерелә алмый”, - дип аңлатма бирә Пенсия фонды.

Әгәр дә пенсионер 31 августтан соңрак вафат булып, сентябрьдә түләүләр алырга өлгермәгән икән, ул чагында бу акчаларны аның туганнарына бирәчәкләр.

Билгеле булганча, Владимир Путин сентябрь аенда пенсионерларга 10 мең сум күләмендә пособие түләргә йөкләмә бирде. Моның өчен бюджеттан 454 млрд сум акча бүленде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X