16+

Питраудагы көрәштән бер тәкә нигә Мамадышта калган?

Быел Рафаэль Билдановка җилкәсенә тәкә куеп мәйдан әйләнергә насыйп булды.

Быел Рафаэль Билдановка җилкәсенә тәкә куеп мәйдан әйләнергә насыйп булды.

«Питрау»ның яшүсмерләр арасындагы абсолют батыры тәкәне үзе белән алып кайтмаска булды.

Рафаэль Билданов башта 75 кг һәм аннан авыррак көрәшчеләр арасында җиңде, аннан соң абсолют батыр булу өчен көрәштә отты.

Быелгы абсолют батыр Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәреннән. Аңа 18 яшь, көрәш белән алты яшеннән шөгыльләнгәнен әйтте. «"Питрау“га өченче тапкыр киләм, моңа хәтле бер урын да яуламыйча кайтып китә идем», — диде ул.

Быел Рафаэль Билдановка җилкәсенә тәкә куеп мәйдан әйләнергә насыйп булды.

Ул, Оренбургка хәтле тәкәне алып кайтырга ерак булганга, аны Мамадышта берәр кешегә Корбан гаетенә сатып калдырырга теләк белдерде.

Гөлия Хәсбиуллина, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading