16+

Путин Казан мәктәбендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан башкаласына медиклар, психологлар һәм кирәкле медицина җиһазлары белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты җибәрелде.

Татарстан башкаласына медиклар, психологлар һәм кирәкле медицина җиһазлары белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты җибәрелде.

Россия Президенты Владимир Путин Казан мәктәбендә атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Зыян күрүчеләргә дәүләт башлыгы тизрәк савыгуларын теләде.

Казанда булган вакыйга турында Путинга Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников хәбәр итте. Президент хөкүмәткә яралыларга һәм зыян күрүчеләргә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтүне, һәлак булганнарның туганнарына ярдәм итүне йөкләде.

Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының медиклар, психологлар һәм кирәкле медицина җиһазлары белән махсус борты җибәрелде. Мәгариф министры Сергей Кравцовка һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога фаҗига урынына очып китү йөкләнгән.

Росгвардия директоры Виктор Золотовка гражданнар әйләнешендә булырга мөмкин булган корал төрләре турында яңа нигезләмә эшләргә аерым йөкләмә бирелде, дип хәбәр ителә kremlin.ru сайтында.

Чыганак: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading