16+

Путин Павел Бурега дәүләт бүләге тапшырды

Президент хоккейчыга әлеге бүләкне матчтан соң тапшырган.

Президент хоккейчыга әлеге бүләкне матчтан соң тапшырган.

Төнге хоккей лигасын ачу тантанасына багышланган матч алдыннан Россия президенты Владимир Путин танылган хоккейчы Павел Бурега 4нче дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр итте. Президент хоккейчыга әлеге бүләкне матчтан соң тапшырган.

Искә төшерәбез, Сочида хоккей буенча Төнге хоккей лигасын ачу чаралары кысаларында, танылган шәхесләр катнашында хоккей матчы узды. "Хоккей легендалары" командасы составында Россия Президенты Владимир Путин да уйнады. Төнге хоккей лигасы командасына каршы үткән очрашу легендалар файдасына 13:9 исәбе белән тәмамланды. Җиңүчеләр составында 8 алканы Владимир Путин керткән. Буре исә нәкъ менә президент белән бер командада чыгыш ясаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading