16+

Рифат Фәттахов: "Кайгы берләштерә..."

13 мая 2021, 17:07
1901
0
0
Уку өчен 2 минут

Рәшит Ваһапов фестиваленнән кергән керемнең бер өлеше Казандагы фаҗигада зыян күрүчеләрнең гаиләләренә тапшырылачак.

Рәшит Ваһапов фестиваленнән кергән керемнең бер өлеше Казандагы фаҗигада зыян күрүчеләрнең гаиләләренә тапшырылачак.

"Ваһапов фестиваленең гала-концертына (17 май) санаулы көннәр калып бара. Әзерлек туктаган юк. Гәрчә 11 май Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗига безнең барыбызны да тетрәндерде генә түгел, көндәлек эшебезгә дә, яшәешебезгә дә тәэсир итми калмады.

Әлбәттә, үлгәннәрне кайтарып булмый. Шулай да бу авыр минутларда аларның якыннарына ярдәм итү һич тә комачауламас. Шул уңайдан, без 17 май гала-концертында барлык катнашучыларга (артистлар, оештыручылар, жюри әгъзалары, яңа лауреатлар) үзләренең керемнәренең 5% җыеп, 175 нче мәктәптә һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү тәкъдиме белән чыктык.

Мөрәҗәгатебезнең минуты-секунды белән бу тәкъдимне хуплап яза башладылар: Илһам Вәлиев, Рәшит Кәлимуллин, Зилә Сөнгатуллина, Рәнис Габбазов, Рүзил Гатин, Айгөл Сагынбаева, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Идрис Газиев, Зөһрә Шәрифуллина... Бу минутларда исемлек тулылана. Нәтиҗәдә без 175 нче мәктәптә зыян күрүчеләргә 150​ 000 сум күләмендә ярдәм итә алырбыз, дип ышанам", дип яза Рифат Фәттахов үзенең инстаграф сәхифәсендә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading