Февраль көрәш ярышларына бай булды. Март ае да шулайга охшап тора.
Скопировать ссылку
Февраль көрәш ярышларына бай булды. Март ае да шулайга охшап тора.
10-12 март көннәрендә Казанда берьюлы өч яшь категориясендә яшьләр арасында Россия беренчелеге узачак. Бу хакта безгә ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр итте. Бәйгедә 2009-2010, 2007-2008 һәм 2005-2006 елларда туган егетләр катнашачак. Башкарма директоры белдергәнчә, инде командаларның баш тренерлары да билгеләнгән. Иң яшь көрәшчеләрнең тренеры - Рафаэль Хәмидуллин, урта яшьтәгеләрнең тренеры - Илһам Волков һәм өлкән яшьтәгеләрнең тренеры Айрат Миңнегалиев булачак.
Билгеле булганча, 2007-2008 елларда туган яшьләр арасында Татарстан җыелмасы данын яклаячак команда бу ял көннәрендә Мамадыш районында ачыкланачак. 2-4 март көннәрендә биредә "Ялкын" журналы призларына Татарстан беренчелеге узачак.
Комментарийлар