16+

Россиядә махсус операциядә һәлак булган ирләрнең тол хатыннарын вузларда бушлай укытырга тәкъдим иттеләр

Парламентарийлар хатын-кызларның бер өлеше эшкә урнашу проблемасы белән очрашуын билгеләп үтте.

Парламентарийлар хатын-кызларның бер өлеше эшкә урнашу проблемасы белән очрашуын билгеләп үтте.

Дәүләт думасының мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустиннан махсус операциядә катнашучыларның тол хатыннары өчен ярдәм чаралары комплексын тулыландыруны сорады. Ул институтларда бушлай белем алу өчен аерым квота кертергә, шулай ук керем дәрәҗәсенә карамастан социаль контракт төзү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Лантратова аңлатканча, махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең тол хатыннарына дәүләт тарафыннан аерым игътибар бирергә кирәк. Авыр тормыш хәлендә калып, аларның киләчәк язмышы тамырдан үзгәрде, дип аңлатты парламентарий. Аның сүзләренчә, бу хатын-кызларның кайберләре эшкә урнашу проблемасы белән очрашкан, бу гаилә керемнәренең һәм гомуми тормыш сыйфатының түбәнәюенә тәэсир иткән. Шуңа бәйле рәвештә, башлык урынбасары тол хатыннарны һәм аларның балаларын социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән өч закон кертергә тәкъдим итте.

Инициативаларның беренчесе-бюджет хисабына бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча югары уку йортларында укырга аерым квота, шулай ук өстенлекле нигездә урта һөнәри белем алу мөмкинлеге.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading