16+

Россиянең 11 шәһәрендә утлы коралларны чикләү кертелә

Бер кеше дә дөньядан ваз кичеп, аерым хуҗалык булып яши алмый. Ул җәмгыять кануннарын үтәргә тиеш. Белмәдем-ишетмәдем, дигән сүзләр җаваплылыктан азат итми. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә һәр кешегә кагылышлы җитди белдерүләр ясалды.

Россиянең 11 шәһәрендә утлы коралларны чикләү кертелә

Бер кеше дә дөньядан ваз кичеп, аерым хуҗалык булып яши алмый. Ул җәмгыять кануннарын үтәргә тиеш. Белмәдем-ишетмәдем, дигән сүзләр җаваплылыктан азат итми. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә һәр кешегә кагылышлы җитди белдерүләр ясалды.

Мылтыгыңны бикләп куй

Футбол буенча дөнья чемпионатының иминлеген тәэмин итү максатында, Россиянең 11 шәһәрендә быелның 25 майдан 25 июленә кадәр гражданнар утлы коралларына чикләүләр кертелә.
- Шушы вакыт аралыгында Казанда, шулай ук Татарстанның бөтен территориясендә ау мылтыкларын куллану, утлы коралны күтәреп яки машинада алып бару, патроннар сатып алу-сату катгый тыела,-диде Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Шакиров.
-Махсус кибетләрдә дә гражданнар утлы кораллары, патроннар сату вакытлыча туктатып торыла,-дип өстәде Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Илнур Сабиров.
Утлы корал исемлегенә карамаган 3 Джоулей куәткә кадәрге пневматик корал гына сатып алырга була. Татарстанда рөхсәт алган 49 мең 532 кешедә төрле төрләрдәге 70 мең 706 утлы корал бар.
-Утлы коралларны 25 июльгә кадәр тимер шкафка яки сейфка бикләп куярга кирәк. Рөхсәте булган кешеләрдән утлы коралы мәҗбүри тартып алынмый. “Казан-Арена” футбол стадионына 500 метр радиустагы йортларда яшәүчеләр үзләренең утлы коралларын полиция бүлекләренә вакытлы саклауга тапшырып торсалар хәерлерәк. Моның өчен алдан полиция бүлегенә яки участок инспекторына телефоннан шалтырату зарур,-диде Марат Шакиров.
Күрше-тирә республикаларда һәм өлкәләрдә яшәүчеләргә дә, гражданнар утлы коралларына вакытлы чикләү чорында, утлы корал алып Татарстанга килергә ярамый. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм Росгвардиягә 25 июльгә кадәр кешеләрнең урамга күтәреп чыккан яки машинада алып барган гражданнар утлы коралларын тартып алу хокукы бирелгән. Утлы корал белән эш йөртүче сакчылар әзерләү курслары 25 майдан вакытлыча туктатып торыла, 4нче разрядтагы сакчылар гына укытыла.
Үрдәкләрне аулап кал
Татарстанда 27 апрельдән 7 майга кадәр язгы ау чоры бара.
Республиканың “Забава”, “Питрәч”, “Караишевское”, “Никольское”, “Бөгелмә”, “Поповское”, “Юкә” аучылык хуҗалыкларына барырга була.
Су кошларыннан ак маңгайлы каз һәм селезень ауларга ярый. Соры казны һәм суерны (глухарь) атарга ярамый. Кыр-урман кошларыннан көртлек (тетеревь) һәм вальдшнеп ауларга ярый.
- Шөма көпшәле мылтык белән генә сунарчылык итәргә мөмкин. Аучы билеты, мылтыкка рөхсәт һәм аучылык хуҗалыгыннан алынган юллама булырга тиеш,-диде Татарстан Республикасының биологик чыганаклар буенча дәүләт комитетының бүлек җитәкчесе Илфат Вәлиев.
Татарстанда 8 мең 400 поши, 29 мең кыр куяны исәпләнә. “Көрән аюлар да бар. Алар әле йокыда, шунлыктан, төгәл исәбе билгеле түгел”,-диде Илфат Вәлиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading