Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән һәр татарстанлыны дарулар һәм йоклау капчыгы белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың мобилизацияләнгән халкын аптечкалар һәм йоклау капчыгы белән тәэмин итәргә йөкләмә биргән. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итә.
«Рөстәм Миңнеханов хөкүмәткә мобилизацияләнгән һәр татарстанлыны дару, шулай ук йокы капчыклары белән тәэмин итәргә кушты», — диде ТР Президенты матбугат секретаре.
Мобилизация комиссиясе бөтен мәгълүматны Президентка оператив рәвештә җиткерә, дип ассызыклады Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар