16+

Сабан туен үткәрү көннәре кайчан билгеле була?

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадагы эпидемик вәзгыятьне бәяләргә боерык бирде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадагы эпидемик вәзгыятьне бәяләргә боерык бирде.

Башкортстанда Сабан туйларының булу-булмавы шуңа бәйле, дип тә өстәде ул. 

Аның әйтүенчә, Сабан туйны үткәрү карарын, коронавирус инфекциясе таралу вәзгыятеннән чыгып, һәр районның җирле хакимияте үзе кабул итәргә тиеш. Шулай итеп, Башкортстанда Сабан туйлары буламы, юкмы икәне 24 майдан соң гына билгеле булачак. Бу вакыт эчендә май бәйрәмнәренең статистикага ничек тәэсир итүе ачыкланачак. 

Радий Хәбиров сүзләренчә, 24 майдан соң районнарда Сабан туе үткәрү графигы яки аны үткәрмәү сәбәбе тәкъдим ителергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading