Россия театр һәм кино актеры Сергей Безруков Казанның матурлыгына соклануын һәм үзен Буа шәһәрендә җылы кабул итүләре турында белдерде.
Скопировать ссылку
Россия театр һәм кино актеры Сергей Безруков Казанның матурлыгына соклануын һәм үзен Буа шәһәрендә җылы кабул итүләре турында белдерде.
Артист анда 24 майда Антуан де Сент-Экзюпери әкияте буенча куелган “Маленький принц” моноспектаклендә чыгыш ясарга барган. “Буа: диалог киңлегендә” II театр фестивале программасы әлеге спектакль белән тәмамланган.
"Һәрвакытта да сездәге тамашачыга зур хөрмәт белән карадым, чөнки тамашачы чын, театраль, - дип ассызыклады Безруков “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсе вакытында. – Казанда күп тапкыр уйнадым, дусларым бик күп. Мин Казанга гашыйк, шәһәр һәм чисталыгы, һәм архитектура ягыннан да да гаҗәпләндерә. Шулай ук яхшы, чиста, тигез юллары да шаккаттыра. Кол Шәриф, Кремль ... Болар барысы да сине төрле тарихи истәлекләр мохитенә чумдыра.
Комментарийлар