16+

Шартлау булган йортта яшәүчеләрне "Open City" кунакханәсендә урнаштырачаклар

Яр Чаллы мэры кушуы буенча, бүген шартлау булган йортта яшәүчеләрне "Open City" кунакханәсендә урнаштырачаклар. 

Яр Чаллы мэры кушуы буенча, бүген шартлау булган йортта яшәүчеләрне "Open City" кунакханәсендә урнаштырачаклар. 

Йортта яшәүчеләрнең кайберләре инде ярдәм сорап туганнарына мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр ителә. Калганнарга кунакханәгә кадәр автобус, җылы кичке аш һәм яшәү урыны тәкъдим ителәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 15 янгын-коткару отряды начальнигы вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мифтахетдинов булган хәл турында соңгы мәгълүматларны хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дүрт кешене коткарып кала алганнар, алар хастаханәдә. Һәлакәт урынында кинологлар, шулай ук РСЧС хезмәткәрләре эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading