16+

Сөрем газы белән агуланып ике кеше һәлак булган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, мунчаның миче төзексез хәлдә булган.

Сөрем газы белән агуланып ике кеше һәлак булган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, мунчаның миче төзексез хәлдә булган.

23 майда төнге сәгать икедә Арча районының Субаш-Аты авылында утын белән ягылган шәхси мунчада 49 яшьлек хатын-кыз һәм 32 яшьтәге ир-атның үле гәүдәләре табыла.

Алар сөрем газы белән агуланып үлгәннәр. 

Урынга Дәүләт янгын күзәтчелеге сорау алучысы, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, Арча үзәк район хастаханәсенең "ашыгыч ярдәм" бригадасы һәм газ хезмәте килеп җитә.

Үлүчеләр мунчага беренче булып кергәннәр һәм аңын югалтканнар. Үлем-китемнең сәбәбе - сөрем газы белән агулану.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, мунчаның миче төзексез хәлдә булган. Тикшерү бара. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мунчаның миче төзек булмаган,дип тәрҗемә ителсә,дөресрәк буладыр.

    Мөһим

    loading