16+

Студент малай йоклап яткан әнисен үтергән

Улы көндәлектә әнисе белән кычкырышулары турында яза.

Улы көндәлектә әнисе белән кычкырышулары турында яза.

19 яшьлек студент егет 42 яшьлек әнисен үтергән. Фатирны арендага биреп торган хатынның кызы аның гәүдәсенә тап булган. Бу вакытка инде өч көн үткән була.

Берничә ел элек әниле-уллы Саратов өлкәсеннән Петербургка күчеп килгән. Алар арасында мөнәсәбәтләр киеренке була, улы укырга яратмый һәм шуның өчен гел бәхәсләшәләр. Тикшерүчеләр фатирдан егетнең көндәлеген табып ала, анда ул әнисе белән кычкырышулары турында яза. Үтергән төнне нәрсә булганын да язып куйган була ул.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading