16+

Сугыш ветеранын пакетка салып күмгәннәр

5 августта соцаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан әбине пакет белән күмгәннәр, дигән хәбәр таралды.

5 августта соцаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан әбине пакет белән күмгәннәр, дигән хәбәр таралды.

Әлеге хәбәрне таратучы сүзләре буенча,  пенсионерны бер атна моргта ятканнан соң, җиназа тәртипләрен үтәми генә - юмыйча, киендермичә, пакетка салып күмеп куйганнар. Сугыш ветеранына карата булган мондый мөнәсәбәт күпләрнең ачуын китергән.
 
Әби Төмән өлкәсенең сугыш һәм хезмәт ветераннары пансионатында берничә ел яшәгән булган. Социаль үсеш департаментында әбинең беркеме дә булмавын, үзе дә үлгәч күмү турында алдан «кайгыртмавын» әйткәннәр. 

Әлеге хәл белән Төмән өлкәсенең губернаторы да кызыксынган. Хәзер бу факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading