16+

Татарстанда бер яшьлек балада туберкулез табылган  

Татарстанда яшь хатын-кыз прививка ясалмаган бер яшьлек баласына туберкулез йоктырган.

Татарстанда яшь хатын-кыз прививка ясалмаган бер яшьлек баласына туберкулез йоктырган.

Бу турыда Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

Осипов сүзләренчә, яшь ана 1,8 яшьлек баласына прививка ясатудан баш тарткан. Бала, әнисе кебек үк, шәхси медицина үзәкләрендә генә дәваланган.

«Бу ханым медицина ярдәменнән баш тарту хокукын файдаланган, әмма янәшәсендә кешеләр яшәвен уйламаган. Матур һәм тәкәббер хатын-кыз үзендә үпкә туберкулезы булыр дип уйламаган”, - диде Осипов.

Табиблар авырулар белән элемтәдә булган 69 балага һәм 34 медицина хезмәткәренә туберкулездан планнан тыш вакцина ясаган. Прививка ясау – өлкәннәрдә һәм балаларда инфекциянең үсеш алуын туктатуның бердәнбер ысулы.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу статьяны прививкалардан отказываться итуче умный мамамочкалар укыса иде?

    Мөһим

    loading