16+

Татарстанда коронавирусның Британия штаммы йоктыручылар арта...

Күпчелеге Казанда ачыкланган, алар — 22 кеше.

Татарстанда коронавирусның Британия штаммы йоктыручылар арта...

Күпчелеге Казанда ачыкланган, алар — 22 кеше.

Татарстанда тагын алты кешедә яңа коронавирусның Британия штаммы табылган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында Британия штаммнарының 24 очрагы теркәлде», — диде спикер.

Коронавирусның Британия төре белән авыручыларның күпчелеге Казанда ачыкланган, алар — 22 кеше. Балык Бистәсе һәм Югары Ослан районнарында тагын берәр зарарлану очрагы теркәлгән, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading