16+

Татарстанда тагын бер мотоциклчы һәлак булган 

Теләче районында идарәне югалтып 26 яшьлек мотоциклчы егет һәлак булган.

Теләче районында идарәне югалтып 26 яшьлек мотоциклчы егет һәлак булган.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Фаҗигале хәл иртәнге сәгать дүрттә Казаклар авылы янәшәсендә булган. “Кавасаки” мотоциклындагы егет идарәне югалткан һәм юл кырыена төшкән. Ул урында ук һәлак булган. 20 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, әмма хастаханәгә барудан баш тарткан.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading