16+

Татарстанда югалган балыкчыны эзлиләр 

Әгерҗе районында коткаручылар Иж елгасында баткан балыкчыны эзли. Бу хакта "Татар-информ"  агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Кичә кич 101нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре 55 яшьлек ир-атның әйләнеп капланган көймәсен һәм шәхси әйберләрен Иж елгасы ярыннан метр ярым ераклыкта тапкан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 300 квадрат метрда елганы һәм 16 чакрымда яр буйларын карап чыккан, әмма балыкчы табылмаган. Бүген эзләү эшләре яңартылган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading