16+

Тикшерү комитеты Казанның 175 нче гимназиясенең элеккеге директоры Әминә Вәлиевага гаепләү белдерде

2021 елның октябрендә җинаять эше буенча Вәлиева «гаепләнүче» статусын алды.

2021 елның октябрендә җинаять эше буенча Вәлиева «гаепләнүче» статусын алды.

Тикшерү комитеты 175 гимназиясенең элеккеге директоры Әминә Валеевага гаеп белдерде. Бу хакта үзенең телеграм каналында Вәлиеваның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр итте. 

"Бездән хәбәр таратмау турында язу алдылар. Шуңа күрә төгәл комментарийлар бирә алмыйбыз. Без бу карарны гадел түгел дип саныйбыз. Чөнки тикшерү комитеты үзләренә файдалы булган әйберләрне ничек тели шулай шәрехли ", - дип белдерде адвокат.
Нагиев сүзләренчә, яклау позициясеннән бернинди мәгълүмат та фаш ителә алмый.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 11 маенда 19 яшьлек Илназ Галявиев 175 нче гимназиягә һөҗүм итте. Җиде укучы һәм ике укытучы һәлак булды, ә 23 кеше яраланды. 2021 елның октябрендә берничә дистә сорау алудан соң гимназиянең элеккеге директоры Әминә Вәлиева  җинаять эше буенча гаепләнүче статусын алды. Мәктәп директорына карата фаҗигагә китергән җинаятьчелек билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading