16+

Уңыш яхшы булсын өчен пестицид һәм агрохимикатларны ничек дөрес сайларга?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бакча өчен пестицид һәм агрохимикатларны ничек дөрес сайларга икәнлеген аңлата.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бакча өчен пестицид һәм агрохимикатларны ничек дөрес сайларга икәнлеген аңлата.

Тәҗрибәле бакчачылар раславынча, ашламалардан башка мул уңышка өметләнеп булмый. Туфрак та, үсемлекләрне туклыклы матдәләр белән тәэмин итеп, акрынлап ярлылана һәм үзенең структурасын югалта. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кисәтүенчә, бакча өчен ашламалар сатып алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Җиләк-җимеш агачларыннан көзен яхшы уңыш алырга теләсәгез, аларны язын пестицид һәм агрохимикатлар белән эшкәртергә онытмагыз. Халыкта киң таралган чараларны да кулланырга була, әлбәттә. Әмма алар үсемлекләрдәге барлык авыруларга да каршы тора алмаячак.
Пестицидлар сатып алганда, инструкциясен игътибар белән укырга, бу эшкә бик җаваплы карарга кирәк. Ул чынлап та туры киләме, күпме күләмдә кирәк булачак? Гадәттә пестицидның бер кабы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бер тапкыр куллануга исәпләнгән. Сыек пестицид яки порошокны флакон яисә ампуладан барлык саклык чараларын үтәп аз күләмдә агызып алуы бик кыен, ә пестицидны ачык савытта сакларга ярамый. Үсемлекләрне саклау чараларын сайлаганда, дәүләт теркәве узган, кабында дәүләт теркәү номеры булганын гына сатып алыгыз. Сәүдә ноктасында пестицид һәм агрохимикатларга сыйфат сертификатын сорагыз, җитештерелгән көнен һәм саклану вакытын тикшерегез. Саклану вакыты чыккан пестицидлар тиешле нәтиҗә бирмәскә мөмкин.

Пестицидны кулланган вакытта шәхси гигиена һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәгез.
Шуны истә тотыгыз: тиешле сыйфатка ия пестицид һәм агрохимикатларны кире кайтару яки алыштыру мөмкин түгел. Әлеге таләп РФ Хөкүмәте тарафыннан 1998 елның 19 гыйнварында кабул ителгән «Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында»гы 55нче карары белән билгеләнгән, башка төрле үлчәм, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштыру яки кире кайтару шарт итеп куелмаган тиешле сыйфатка ия азык-төлек булмаган товарлар исемлегенең 7нче пунктында күрсәтелгән.
Быелгы дача сезоны сезне мул уңышы белән куандырсын һәм бары тик күңелле вакыйгалар гына китерсен!

 

****

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading