16+

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүчеләр билгеле булды

Татарстанда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тиешенчә үтәмәгәннәре өчен, 102 юридик һәм физик зат 556 мең сум штрафка тартылган.

Татарстанда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тиешенчә үтәмәгәннәре өчен, 102 юридик һәм физик зат 556 мең сум штрафка тартылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 26 апрельдә узган матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин: «Бу әле административ җәзаларның башы гына», – дип кисәтте.

Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевның күрсәтмәсе нигезендә, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, кинотеатрларда, спорт корылмаларында һәм халык күпләп туплана торган башка биналарда янгын куркынычсызлыгы торышы тикшерелә.

– Республикада 6162 бина исәпкә алынды, тикшерелгән 593 бинада 1500 кимчелек ачыкланды. Эвакуация юллары әйберләр белән тулган, запас ишекләр йозакка бикләнгән, янгын хәбәре җиһазлары эшләми – болар күпчелек биналарга хас кимчелекләр, – диде Максим Трущин.
Янгын куркынычсызлыгы аеруча начар хәлдәге учреждениеләр:

Казанда – Фрунзе урамындагы сәүдә үзәге һәм «Идел», Петрушкин дворындагы «Шифа» бизнес-үзәге, «Миллениум Мебель», шулай ук «Горький тимер юллары вокзалларының төбәк дирекциясе» – РЖД филиалы; Чаллыда – «Капитан», «Глобус», «Своя идея», «Алтын Ай»; Нурлатта – «Шифа», «Альтаир»; Алабугада– «Бруклин», «Манхеттен»; Буада – «Буа»; Түбән Камада – «Аверс».
Балалар уен заллары икенче каттан да югарыда һәм эвакуация ишекләреннән 20 метрдан да ераграк урнаштырылган учреждениеләр:

Азнакайда – «Восток»; Бөгелмәдә – «Киндерленд»; Яшел Үзәндә – «Мирный»; Түбән Камада – «Сити Молл», «Сити центр», «Олимп», «Барс-1», «Барс-4»; Чаллыда – «Челны», «Сити Молл», «Палитра», «Торговый квартал», «Тулпар»; Казанда – «Сити-Центр», «Олимп», «Парк-Хаус», «XL», «Миллениум Мебель», «Порт».

Әлки районындагы «Ләйсән, «Алина» спорт корылмаларында, Апас районындагы мәдәният йортында, район үзәк хастаханәсендә һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә, Әтнә театрында, Баулы районындагы «Муса Җәлил» мәдәният йортында, Буа мәдәният йортында, Чүпрәле районындагы Межпоселенский мәдәният йортында, Зәй районындагы «Энергетик» мәдәният йортында һәм сәламәтлек комбинатында, Яшел Үзән шәһәрендәге «Ледокол» балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә, Лениногорск районындагы «Химки» спорт комплексында, Кукмара районындагы мәдәният йортында һәм китапханәдә, шулай ук Менделеев мәдәният йортында янгын куркынычсызлыгы начар куелган.
Кимчелекләрне бетерүне таләп итеп, 456 юридик һәм физик затка күрсәтмә җибәрелгән.

– Янгын куркынычсызлыгы аеруча начар хәлдәге учреждениеләр 90 көнгә ябыла. Шундый 12 бинадан алтысы суд тарафыннан ябылды. Аларга кимчелекләрен бетергәннән соң гына кабаттан эшчәнлекләрен дәвам итәргә рөхсәт биреләчәк. Алабуга шәһәрендә «Батыр» автопаркингы дип ачылган бинада фитнес үзәк оештырылганлыгы фаш ителде. Фитнес үзәкләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләре, гомумән, башка таләп. Бу бина вакытлыча ябылды. Казандагы «Родина» сәүдә комплексында да кимчелекләр күп, – диде Татарстан Республикасы Прокуратурасының законнарның үтәлешенә күзәтчелек буенча бүлеге прокуроры Рамил Әхмәтҗанов.
Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, Казандагы кунакханәләрдә янгын куркынычсызлыгы җитди күзәтчелеккә алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading