Яр Чаллыдагы торак йортта шартлау. Иң мөһиме!!!
25 октябрь кичендә Яр Чаллыдагы биш катлы торак йорт шартлады. Төрле мәгълүматлар буенча, икедән алып дүрткә кадәр кеше зыян күргән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
25 октябрь кичендә Яр Чаллыдагы биш катлы торак йорт шартлады. Төрле мәгълүматлар буенча, икедән алып дүрткә кадәр кеше зыян күргән.
Шартлау дүртенче каттагы фатирларның берсендә килеп чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, газ шартлаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, алты фатир җимерелгән. Дүртенче һәм бишенче катлар арасындагы түшәмәләргщ зыян килгән.
Өемнәр астыннан өч кешене коткарганнар, шул исәптән 2004 һәм 2010 елларда туган ике баланы да. Алар реанимациядә.
Шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән тәрәзәләрдән кыйпылчыклар һәм йортның бетон конструкцияләре берничә дистә метрга чәчелгән. Йорт янында берничә машинага зыян килгән.
Коткаручылар 32 кешене эвакуацияләгән.
Шәһәрдә муниципаль характердагы гадәттән тыш хәл режимын керттеләр.
Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Гадәттән тыш хәл урынында барлык оператив хезмәтләр вәкилләре эшли.
Татарстан прокуратурасы әлеге һәлакәт буенча тикшерү оештырды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы торак йортта газ шартлаганнан соң кайнар линия ачты: (843) 288-45-63.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар