16+

Яшел Үзәндә эш бирүче тарафыннан бирелгән ялган белешмәләрне саткан ир-атны тоткарлыйлар

Әлеге ир-ат эш бирүчедән бирелгән белешмәләрне 2 мең сумга сатып акча эшләргә теләгән. Полиция хезмәткәрләре сәүдә үзәге янындагы стоянкада әлеге "оста эшкуар"ны тоткарлыйлар.

Яшел Үзән районы буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 40 яшьлек ир-ат тоткарлана. Бу ир-ат эш бирүчедән бирелә торган белешмәне 2 мең сумга саткан, дип хәбәр ителә. Оператив хезмәткәрләр җинаятьчене сәүдә үзәге янындагы стоянкада тоткарлыйлар. Полицейскийлар белешмәнең бер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять исеменнән бирелгәнлеген ачыклый. Шунысы игьтибарга лаек, әлеге кешенең бу оешмага бернинди катнашы булмаган. Моннан тыш, күрсәтелгән оешма 2007 елда ук юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан бетерелгән.

Хәзерге вакытта "Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар җитештерү, аларны охшатып ясау һәм сату " маддәсе буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Тоткарланучыга яный торган иң зур җәза - ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү. 
 
Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading