16+

 Юрий Шатуновның тормыш иптәше: табибларга бернинди дә дәгъвабыз юк

Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм медикларына каршы җинаять эше кузгату турында мәгълүмат кире кагылды.

Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм медикларына каршы җинаять эше кузгату турында мәгълүмат кире кагылды.

«Ласковый май» солисты Юрий Шатуновның гаиләсе әлеге хәлгә кагылышлы үз фикерен белдерде. 

— Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә һәм табибларга карата бернинди дә дәгъвабыз юк, - дип ассызыклады артистның хатыны.

Исегезгә төшерәбез, Шатуновны медицина учреждениесенә аның белән дачада ял иткән дуслары алып килгән иде. Шуннан соң җырчыны реанимобильдә Домодедово хастаханәсенә җибәрәләр. Аның тормышы өчен табиблар бер сәгатьтән артык көрәшә, әмма артистны коткарып кала алмыйлар.

Тикшерү комитеты да җырчыга вакытында ярдәм күрсәтмәгән «ашыгыч ярдәм» табибларына карата җинаять эше кузгатылуы турындагы хәбәрне кире какты.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading