16+

ГТО билгесе өчен салымнан акча кайтарып була

Хәзер ГТО билгесе алу тагын да файдалырак булачак. Ул спорттагы уңышлар өчен генә түгел, ә салымнан акча “кайтару” мөмкинлеге дә бирә.

Хәзер ГТО билгесе алу тагын да файдалырак булачак. Ул спорттагы уңышлар өчен генә түгел, ә салымнан акча “кайтару” мөмкинлеге дә бирә.

Әгәр кеше рәсми төстә эшли һәм салым түли икән, ГТО нормативларын тапшырып (алтын, көмеш яки бронза билге алгач), дәүләттән салым тотып калу (вычет) алу мөмкинлегенә ия. Моның өчен шулай ук диспансеризация яки профосмотр үтәргә кирәк.

Ике ысул бар: эш урының аша (бухгалтериягә гариза язасың), яки ел ахырында салым декларациясе (3-НДФЛ) тапшырырга кирәк.

Күпме акча кайта?
Елына 18 мең сумлык тотып калу каралган. Әгәр салым ставкасы 13% булса, якынча 2340 сум акчаны кире алып була. Ставка югарырак булса — кайтару да күбрәк була.

Бу ташлама бары тик ГТО нормативларын кеше үзе тапшырса гына бирелә. Әгәр значокны бала алган икән, ата-ана бу акчаны ала алмый.

Димәк, спорт белән шөгыльләнү — хәзер тагын да отышлырак: сәламәтлек ягыннан да, акча да янда кала!

Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading