16+

Телефоннан аерыла алмыйлар

«Сбер» тикшеренүе мәгълүматларына караганда, мобиль уеннар компьютердагыларга караганда популяррак.

«Сбер» тикшеренүе мәгълүматларына караганда, мобиль уеннар компьютердагыларга караганда популяррак.

Россиядә смартфоннарда видеоуеннар уйнаучылар саны арта. «Сбер» үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, уенчыларның 45 проценты көн саен диярлек телефонда уйный. Компьютерда уйнаучылар — 34 процент.

Уен сервисларында сатып алуларның яртысыннан артыгы — 25 яшьтән кечерәкләр (52 процент). Сатып алучылар арасында ир-атлар күбрәк: алар 75 процентны тәшкил итә, хатын-кызлар өлеше — 25 процент.

Уеннарга иң күп акчаны кайда сарыф итәләр?

«Сбер» мәгълүматлары буенча, уен сервисларына иң күп акча Псков өлкәсендә яшәүчеләр сарыф итә. 2026 ел башыннан бирле бер клиентның уртача айлык чыгымы якынча 1,6 мең сум булган.

Икенче урында — Ненец һәм Чукот автоном округлары. Анда бу күрсәткеч 1,4 мең сум тирәсе. Мәскәүдә исә уен сервисларына айлык чыгым бер клиентка уртача 1,1 мең сумга җитә.

Россиялеләр киберспортка да кызыксына

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 19 проценты киберспорт турнирларында ким дигәндә бер тапкыр катнашкан.

Ярышларда катнашу тәҗрибәсе булган уенчыларның 24 проценты киберспортта профессиональ карьера кору мөмкинлеген җитди карый. Алар киберспортчы, тренер, аналитик, комментатор яки ярышларны оештыручы булырга тели.

Турнирларда катнашучыларның тагын өчтән бере киләчәктә киберспорт өлкәсендә карьера ясау мөмкинлеген кире какмый. Ә ярышларда катнашу тәҗрибәсе булмаган уенчыларның нибары 3 проценты гына бу өлкәдә профессиональ карьера турында җитди уйлый.

игра. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading