10-11 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театрында 33 сезонның икенче премьерасы - “Озын-озак балачак” спектакле тәкъдим ителәчәк. Башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең әлеге повестен махсус чакырылган режиссер Илсур Казакбаев сәхнәләштерә.
2019 елның июнендә Г.Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов җитәкчелеге астында Салават Башкорт драма театрында Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” спектакле куела. Быел исә Салават театрының режиссеры Илсур Казакбаевка Г.Кариев труппасы белән уртак спектакль әзерләү тәкъдим ителә. Әлеге республика-ара тандем “Культура малой Родины” федераль программасы кысаларында башкарыла.
Проза әсәрен сәхнәләштерү идеясе күптәннән бар иде. Былтыр 100-еллыгы булып узган Мостай Кәримнең әсәрендә тукталдык. Бер ел вакыт эчендә материалны шактый эшкәрттек, рәссам Альберт Нестеров белән бергәлектә төрле вариантларны уйлап чыктык. Азактан моңа кадәр берәү дә алынмаган куелышны сайладык. Әмма соңгы вариантында да үзгәрешләр булыр әле, - ди Илсур Казакбаев.
Спектакльнең төп роле – Кендекне Булат Гатауллин башкарачак. Аның белән беррәттән Г.Кариев теартының башка артистлары да яңа төрле куелышлы спектакльдә катнашачаклар. Тамаша үзе 10 һәм 11 октябрь көнне кичке сәгать 6да башланачак.
Алсу Мансурова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар