16+

"Ковид кичергәннәр кабат йоктырмас дип әйтеп булмый"

Ортопед-табиб Сәяр Сираҗетдинов коронавируска каршы прививка ясаткан. Ул “кызыл зонада” ковидлы пациентлар белән эшли, шуңа да куркынычсызлык аның өчен беренче урында.

"Ковид кичергәннәр кабат йоктырмас дип әйтеп булмый"

Ортопед-табиб Сәяр Сираҗетдинов коронавируска каршы прививка ясаткан. Ул “кызыл зонада” ковидлы пациентлар белән эшли, шуңа да куркынычсызлык аның өчен беренче урында.

Уколдан соң тән температурасы аз гына күтәрелгән, башка кыенлыклар күзәтелмәгән. Тиздән ул вакцинациянең икенче этабын узачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, Сәяр Сираҗедтинов июль аенда коронавирус белән җиңел формада авырып алган булган. Авырудан соң барлыкка килгән антитәнчекләр озакка җитмәгән. “Март аенда тест тапшырганнан соң Covid-19га иммунитет юклыгы ачыкланды”, – ди ул. Шуңа да авырудан саклануның иң ышанычлы юлы – вакцина ясатырга булган.  

Табиб әйтүенчә, авыруны кичергәннән соң барлыкка килгән иммунитет белән вакцина ясатканнан соң формалашкан антитәнчекләрнең сыйфаты арасында аерма зур. “Күпләр ковид белән авырганнан соң организм вируска бирешми, антитәнчекләр аны саклый, дип уйлый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу алай ук түгел, ковид кичергән кешеләрдәге иммунитет авыруны кабат йоктырудан саклый дип ышандырып әйтеп булмый, вирус җиңел формада узса, ул бөтенләй барлыкка килмәскә мөмкин,” – ди Сәяр әфәнде.

Шунысын да истә тотарга кирәк, бигрәк тә хроник авырулары булган кешеләрдә Covid-19 өзлегүләр китереп чыгаруы бар. Авыруның катлаулы формага күчүе кеше гомере өчен куркыныч тудыра.

Фото:http://rkb-sihat.ru һәм  https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading