Табиблар алны-ялны белми хезмәт куя, кыенлыклардан курыкмыйча биргән антларына тугры калып, һәркемгә ярдәмгә ашыга. Якында, тәрәзә каршында гына миналар шартлау, снарядлар очу коточкыч күренеш булып тоелса да, тора-бара күнегә алар.
32 ел педиатр стажы булган Эльмира Номина Луганск халык республикасында ноябрь-декабрь айларында эшли. Профилактик тикшерүләрдән тыш, балалар бакчасы, мәктәпләрдә укучыларның сәламәтлекләрен кайгырталар.
Туган ягына Эльмира ханым 31 декабрь төнендә кайтып төшә, якыннары белән Яңа елны каршы алу хыялы тормышка аша. “Әмма кирәк булса, тагын калган булыр идем”, – ди табибә. Туган ягындагы тынлык, тынычлыкка бер атна күнегә алмый. Яңа елның беренче көннәреннән үк Эльмира хезмәт постында – Республика балалар клиник хастаханәсендә, үзен зарыгып көткән кечкенә пациентларын дәвалый.
– Андагы балалар гел күз алдымда, яныма килеп: “Килүегез өчен рәхмәт. Сезгә куркыныч булгандыр?” – дип сорыйлар иде. Сабыйлар олыларга шундый сорау бирергә тиешме инде?! Көненә 100әр бала карарга туры килде. Хәер, ул сан кайчак 160ка кадәр җитә иде. Искергән, элекке җиһазларда үзебез үк анализларны эшкәрттек. Гәрчә, Татарстанда алар күптән кулланылмый. Анда бездәге сыман секунды белән нәтиҗәләрне чыгара торган анализаторлар юк, барысын да кулдан эшләдек, – ди эш сәфәре турында Эльмира ханым. – Балаларга бер килүдә үк УЗИ, ЭКГ ясалуына гаҗәпләнделәр. “Бу түләүле түгелме?” – дип кат-кат сорыйлар иде, аңлавыбызча, медицина түләүле булган. Безне кочаклап, рәхмәт әйтәләр иде.
Табиблар Донбасс халкының сабырлыгына һәм түземлегенә гаҗәпләнүдән туктамый. Ярдәм сорап килгәннәрнең күбесе берничә ел дәвамында табиб күрмәгән.
– Кешеләр озак вакыт подвалларда яши, тынычлыкның ни икәнен күптән онытканнар, – дип сөйли Искәндәр Нурмиев. – Без һаман да нигәдер зарланабыз, юклыкка лаф орабыз. Донбасска булган сәяхәтемнән соң, шөкер, без җәннәттә яшибез икән дип уйлап куйдым. Беркем дә атмый, кояш балкый, өйдә су һәм җылылык бар. Тиешле ярдәм алу мөмкинлеге бар. Туган ягыбызга кайтып җиткәч кенә, анда эшләргә калган хезмәттәшләрбездән бер хәбәр алдык. Без яшәгән тулай торак янына юнәлеш күрсәтүчеләр (корректировщиклар) килеп, фотога төшергәннәр. Күп тә үтми, бина өстенә снарядлар төшкән. Әгәр шунда тагын бер-ике атнага калган булсак, белмим, исән калган булыр идек микән?
Табиблар моңарчы төрле медицина оешмаларында эшләсәләр дә, чит җирдә алар берләшә, бер йодрык сыман эшлиләр. “Ватан чакырса, без махсус хәрби операция зонасына тагын барыр идек”, – ди алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина

Комментарийлар