Республикада антитәнчекләргә массакүләм бушлай тест үткәрү планлаштырылмый, дип белдерде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
"Барча кешегә да антитәнчекләргә тестлар ясалмый", - дип җавап бирде ул журналистларга.
Ул билгеләп үткәнчә, иммуноглобулиннарының ачыклануы пациентның коронавирус белән авыруы турында сөйләми - ахыргы диагнозны табиб куя.
«Әлеге чирне йоктырып, сихәтләнү турында мәгълүматның бердәнбер дөрес чыганагы булып һаман да ПЦР кала бирә», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Жаворонков элегрәк хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе белән авырган һәм антитәнчекләре булган кешеләргә аңа карата прививка ясарга кирәкми. Вакцинация алдыннан ПЦР-диагностика һәм антитәнчекләрнең булуына ике анализ үткәрелүе турында да искәртте министр урынбасары.
Комментарийлар