16+

«Алсу – 20, мин 12 килога ябыктык. Күпләр нинди диетада утыруыбыз белән кызыксына...»

“Фәридә-Алсу” дуэты иҗатын яратучылар игътибар иткәндер: соңгы арада кызлар күзгә күренеп үзгәрде. Фәридә белән Алсу икесе дә ябыкты. Нәфис, сылу булу серләрен Фәридә Әхмәтшинаның үзеннән сорадык.

«Алсу – 20, мин 12 килога ябыктык. Күпләр нинди диетада утыруыбыз белән кызыксына...»

“Фәридә-Алсу” дуэты иҗатын яратучылар игътибар иткәндер: соңгы арада кызлар күзгә күренеп үзгәрде. Фәридә белән Алсу икесе дә ябыкты. Нәфис, сылу булу серләрен Фәридә Әхмәтшинаның үзеннән сорадык.

-    Фәридә, ябыгу идеясен кем тәкъдим итте?
-    Үз халәтең ошамый икән, фикереңне үзгәрт, дигән әйтем бар. Бу катлаулы чорда халәтне үзгәртү өчен нишләргә икән, дип Алсу белән озак уйлаштык. Иң беренче булып тышкы кыяфәтне үзгәртергә, дигән уй килде. Җиңел булды димәс идем, әмма без моны башкарып чыктык. Алда безне зур һәм мөһим вакыйгалар көтә. Юбилейларыбыз уңаеннан яңа концерт программасы әзерлибез, тамашачыны яңа җырлар белән сөендерәсе килә.

-    Сер булмаса, нинди диета тоттыгыз? Ничә килога ябыктыгыз?
-    Ишетү сәләтем бик яхшы. Коридордан яки җәмәгать урыннарыннан узып барганда, кешеләрнең “Фәридә-Алсу” үзгәргән, күрдегезме?” - дип сөйләшкәннәрен еш ишетәм. Халык шулкадәр игътибар итәр дип башыма да килмәде. Килешәм, матур, сылу гәүдәле хатын-кызга игътибар итми мөмкин түгел. Алсу – 20, мин 12 килога ябыктык. Күпләр нинди диетада утыруыбыз белән кызыксына. Бу программа “Граммовка” дип атала. Беләсеңме, теләгән һәр ризыкны да ашарга ярый. Иртәнге аш 300-350 грамм, ә кичкесе 200-250 грамм булырга тиеш. Көн дәвамында бик күләмдә су эчәргә кирәк. Иртәнге ашта аксымнар, углеводлар, май, ә кичке ашта клетчатка булырга тиеш. Ягъни ит, балык һәм яшелчәләр. Без алты ай буе шулай тукландык һәм нәтиҗәсен үзегез күрәсез. Баллы ризыклардан, газлы эчемлекләрдән тыелырга кирәк. Чәй белән каһвәне теләсә кайсы вакытта эчәргә ярый. Мин моны диета дип тә әйтмәс идем, бу – туклану рәвеше.

-    Фәридә, хәзер сәхнә киемнәрен яңадан тектерәчәксезме?
-    Хәзер гардеробтагы теләсә кайсы киемне кия алабыз. Иске костюмнарны яңартып киябез. Зур костюмнарны читкәрәк алып куйдык. Үзебезне җиңел һәм рәхәт хис итәбез. Артык авырлык йөрәккә дә зыянлы, кан басымын күтәрә. Алсу ул әйберләрдән арынды, Аллаһка шөкер. Мин бик шатмын. Алда безне зур планнар көтә, әлегә барлык серләрне дә чишеп бетермим. 30 ел дәвамында безнең белән булган, иҗатыбызны яраткан тамашачыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.


 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading