16+

Гөлүсә Шаһбан: "Артистларның завод-фабрикасы шул"

Концерт куйган артистларның социаль челтәрдәге сәхифәсен карасаң, ни генә язмыйлар. “Туктатыгыз концертларыгызны!”, "кеше елаганда җырламагыз!" дип сүгәләр. Бу уңайдан популяр җырлар авторы, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан да үз фикерен җиткерде.

Гөлүсә Шаһбан: "Артистларның завод-фабрикасы шул"

Концерт куйган артистларның социаль челтәрдәге сәхифәсен карасаң, ни генә язмыйлар. “Туктатыгыз концертларыгызны!”, "кеше елаганда җырламагыз!" дип сүгәләр. Бу уңайдан популяр җырлар авторы, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан да үз фикерен җиткерде.

“Һәр көнне диярлек интернет челтәрләрендә нинди дә булса җырчыга, сәнгать өлкәсендә эшләүче кешеләргә, шулай ук безгә дә “концертларыгызны туктатып торыгыз”, “кеше елаганда ничек җырлый аласыз?”, “сездә китап, җыр хәсрәте”, “елмайган фото куярга оят түгелме?” дип язалар.

Беркемне гаепләп язмыйм. Бераз үзем аңлаган хәтлесен мисал китереп аңлатып үтәм. Илдә авыр хәл булса да, траур игълан ителмәгән. Һәр көнне бөтен кеше эшкә бара һәм кайта, чөнки акча адым саен кирәк. Завод-фабрикалар эшли. Мәктәп балалар бакчалары эшли. Радио-телевидение үз режимында эшли. 

Җырчылар да сәхнәгә күңел ачар, җырлап-биеп йөрер өчен менми. Просто үз режимында эшли. Аларның акчасы ипие шул. Аларның завод-фабрикасы шул, аларның станогы шул. Алар кергән акчаны меңгә бүлә. Кемнедер эш белән тәэмин итә. Болай да соңгы елларда агачның авыр башы аларга төште. 

Концертларга килгәндә, сез күзәтеп килгән, сез яраткан җырчылар концерт сезонына күпме акча кертә. Күпме яңа җыр, яңа костюм, яңа программа, бизәлеш, радио-телевидение, реклама… Зур риск һәм җаваплылык таләп итә һәр концерт. Әле гади күз белән күренмәгән күпме расход. Юл, газап...

Яңа елга хәтле куелган графикны кая куйсыннар алар? Алар елыйсы килгәндә дә елмая, чөнки аңа һәркөнне меңләгән күз карый. Кемгә кирәк кемнең күз яше? Авыр, аңлыйм... Борчылам... Кайгырабыз... Елыйбыз да... Ләкин бар да әйбәт булачагына ышаныйк”, - дип язган Гөлүсә Шаһбан.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен улларыгыз юк шул, кызганыч. Югыйсэ, башкача уйлар идегез... Бала сын ут эченэ жибэргэн аналарнын куз яшьлэре каргышларыннан куркыгыз... Акча буген бар, иртэгэ юк. Кеше булып калырга кирэк. Сездэ дэ балалар, кызлар булсада. Барыбыз бер алла кулында, кыз бала да читтэ йорми.....

    Мөһим

    loading