Шәһри Казан

Гөлсирин Абдуллина Ольга Бузованы уздырган? 

  Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның "Әнкәй, мин еламыйм!" җыры Россия эстрадасы рейтингында югары баскычка ия булган!

Реклама

Әлеге җыр бэндлинк сервисында Россия җырчыларын да узып китеп, 14нче урынга урнашкан. Хәтта Элвин Грей белән Ольга Бузова да артта калган. 
 
- Җыр бик озак әзерләнде. Ул гыйнвар аенда ук чыгарга тиеш иде. Ләкин мин рухи яктан аңа әзер булмадым, җырны яздыру бик авыр бирелде. Бу җырны бөтен күңелемне биреп башкардым. Мөгаен, шуңадыр ул Россия рейтингына кергәндер. Бу - минем тормышымда беренче мондый җиңү. Тамашачым, тыңлаучым җырымны йөрәге аша үткәреп кабул иткән икән, мин моңа бик бәхетле! - диде безгә Гөлсирин Абдуллина. 
 
"Әнкәй, мин еламыйм" җырын композитор Гүзәлия белән шагыйрь Венер Фәттахов иҗат иткән. Ильмир Әзһәмов аранжировка ясаган. 
 
Кайбер артистлар Гөлсириннең югары урын яулавына ышанмый икән. "Артистлар рейтинглы урынга менүдә "ярдәм итүемне" үтенеп мөрәҗәгать итә башлады. Дуслар, бу дәрәҗәгә ирешү өчен бернинди "накрутка" да кулланылмады дип, кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам", - ди җырчы. 
 
Ә нигә әле Россия рейтингында татар җыры булырга тиеш түгел? Бик лаек! Афәрин, Гөлсирин! Эстрадабызның башка артистларына да мондый уңыш елмайсын иде!

Лена РӘХИМОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 14 июль 2020 - 07:14
    Без имени
    Молоец Чибэкэй!!Унышлар сина!!!
  • 8 июль 2020 - 10:14
    Без имени
    Эле,тагында кутэрелер эле! Молодец!