Шәһри Казан

Иделия: "Миннән дошман ясауларын аңлавы кыен"

Америкада яшәүче якташыбыз Иделия Татарстан журналистларына ачу белдерде. Иделияне күпләр ТНВ каналындагы “Яшьләр тукталышы” аша да, җырчы һәм Марс Макаров кызы буларак та белә. Эш шунда, сентябрь ахырында Иделиянең рус телендә язылган китабын тәкъдим итү кичәсе узачак. Әмма кайбер журналистлар бу кичәгә барудан баш тарткан. Ни өчен?

“Кайбер Татарстан журналистлары Америкада яшәвем аркасында бу кичәгә килергә теләмәвен әйтте. Ә бит мин гомеремнең ничә елын шуларга эшләп багышладым. Мин шулай ук Россия гражданины. Хәзер үз өемдә, Казанымда, туган җиремдә.

Китапны татар теленә тәрҗемә итү планы белән рус телендә яздым. Китапларымда бары тик яхшылыкны гына пропагандалыйм. Кайбер кешеләрнең миннән дошман ясавын аңлавы кыен. Бу бит бары тик сәнгать әсәре! Мин нәрсә, сәяси хезмәтләрне пропагандалыйммы? Безнең татарлар мондый пычрак уенда катнашыр дип уйламаган идем.

Бәлки мин дә Америка хөкүмәте белән сәясәтеннән канәгать түгелдер? Бу Джеймс Камерон Америкада яшәгәнгә күрә “Аватар” фильмын караудан баш тарткан кебек була инде. Минем китап белән кайда яшәвем арасында нинди уртаклык бар?

Реклама

Хәзерге вәзгыятьне дә аңлыйм. Җиңел вакытлар түгел. Ләкин иҗатка бәйле кешеләр башкаларга үз әсәрләре, җырлары аша ярдәм итә ала дип уйлыйм. Авыр чакларда мин гел китап, фильм, музыкадан көч алдым. Иҗат кешесенә тискәре карарга кирәкми. Өметсез һәм иҗатсыз тормыш яхшырмаячак. 

Тәкъдим итү кичәсен мин барыбер үткәрәчәкмен. Сәясәт пычрагын тормышның башка тармакларыннан аера белүче адекват кешеләр һәм кызыксынганнар киләчәк!” – дип язган Иделия. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 сентябрь 2022 - 10:33
    Без имени
    Бик рэхмэтлемен сезгэ ❤️