16+

Раяз Фасыйхов: "Әтинең начар чир белән авыруын белгәннән бирле күңел үсмәде"

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның әтисе вафатына 40 көн булды.

Раяз Фасыйхов: "Әтинең начар чир белән авыруын белгәннән бирле күңел үсмәде"

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның әтисе вафатына 40 көн булды.

“Әтинең начар чир белән авыруын белгәннән бирле күңел үсмәде, иҗат та аксады. Әти соңгы аен бездә яшәде, тормыш иптәшем Люция белән энем Рәсим бик ярдәм итте. Әти музыкаль кеше булгач, аңа биш баласы исеменнән скрипка ачкычлы, үзенчәлекле чардуган куйдык. Әни авылдагы өйдә ялгыз калды. Инде бераз онытылып кайтсын дип, әнине шифаханәгә алып бардык. Әти мине кечкенәдән төрле бәйгеләргә йөртте, мин аның җырлары белән сәхнәгә чыктым. Аның теләге – мине сәхнәдә күрү. Шуңа күрә бар көчемне җыеп, яңа җырлар яздыра башладым. Яңа проектларга әзерләнәм”, - диде Раяз Фасыйхов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading