16+

Сөмбел Билалова: “Үзем өчен генә бала табарга теләмим”

Татар эстрадасының популяр, талантлы, чибәр җырчысы Сөмбел Билаловага – 35 яшь, сәхнәдә иҗат итүенә 15 ел тулды. Җырчы берничә ел Мәскәүдә яшәгәннән соң, 2017 елда Казанга күченеп кайтты. Шушы вакыт эчендә Сөмбелнең тормышында шактый үзгәрешләр булган. 

Сөмбел Билалова: “Үзем өчен генә бала табарга теләмим”

Татар эстрадасының популяр, талантлы, чибәр җырчысы Сөмбел Билаловага – 35 яшь, сәхнәдә иҗат итүенә 15 ел тулды. Җырчы берничә ел Мәскәүдә яшәгәннән соң, 2017 елда Казанга күченеп кайтты. Шушы вакыт эчендә Сөмбелнең тормышында шактый үзгәрешләр булган. 

- Хәзер инде Мәскәү тормышы булмаган да кебек. Бу тормышта адәм баласы белән бернәрсә дә болай гына булмыйдыр. Мәскәүгә баруым, кияүгә чыгуым нәрсәгәдер кирәк булгандыр дип уйлыйм. Хәзер кайчан гына барсам да, Мәскәүдә колач җәеп каршы алучы дусларым бар.

- Мәскәүдә кайда эшләдең?

- Башта берникадәр вакыт балалар үзәгендә администратор булып эшләдем. Аннары Яшел Үзәннән булган татар хатыны белән таныштым. Ул мине үзе ачкан балалар киеме кибетенә урнаштырды. Ә ял көннәрендә мәҗлесләрдә эшләдем. Фатир алган гына идек, шуңа күрә фатирга җиһазлар алу өчен акча кирәк булды. Кибеттә ел ярым эшләдем. 

- Казанга кайтуыңның сәбәбе аерылышу белән бәйлеме?

- Без дүрт ел яшәгәннән соң аерылыштык. Аннан соң да әле бер ел Мәскәүдә яшәдем. Хәтта бер фатирда яшәдек. Без дуслар булып калдык. Ул - бик әйбәт кеше, ләкин минем өчен йомшаграк булып чыкты. Мәскәүдә яшәсәм дә, Мәскәүне өем итеп кабул итә алмадым, үземне кунакта кебек хис иттем. Әгәр шушы бер ел эчендә берәр кешене очраткан булсам, бәлки Мәскәүдә калган булыр идем. Хәзерге вакытта Казанда үз фатирымда яшим.

- Элекке ирең белән аралашасызмы?

- Бер еллап аралаштык. Мәскәүгә барганда, каршы алып, киткәндә озатып кала иде. 

- Ни өчен балагыз булмады, Сөмбел?

- Башта үзебез теләмәдек. Аннары балам төште. Соңыннан мөнәсәбәтләр суынгач, бала табу теләге булмады. Миңа еш кына “үзең өчен тап” диләр. Мин алай теләмим. Бала әтиле-әниле булырга тиеш. Балаларны үлеп яратам. Әгәр кызым булса, аның белән һичшиксез сердәшчеләр булыр идек дим.

- Аерылышканнан соң җитди мөнәсәбәтләрең булдымы?

- Булды. Хәтта кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясадылар. Мин еш гашыйк булмыйм, әмма гашыйк булсам, баш-аягым белән яратам. Шуңа да бу кеше белән аерылышуны авыр кичердем. Ул кеше, киресенчә, бәйләнчек булып чыкты. Һөнәремне бик үк аңлап бетермәде. Аннан соң эчү белән мавыкты. Мин ул әйбергә каршы. Спиртлы эчемлексез дә күңел ачып була дип уйлыйм. 

- Казанга кайткач, кая урнаштың?

- Киров һәм Мәскәү районы хакимиятенең мәдәният бүлегенә баш белгеч булып урнаштым. Кызык һәм шул ук вакытта авыр булды. Эш бүлмәсендә елап утырганым истә. Үземне читлектәге кош кебек хис итә идем. Ләкин анда эшләвемә бер дә үкенмим, чөнки кешеләрнең ничек эшләвен күрдем, үз эшенең чын осталары белән таныштым. Без әле дә дустанә мөнәсәбәтләрдә. Биредә эшләү дәверендә, вакыт булмау сәбәпле, бер җыр да яздырылмады. Аннан соң бер елга якын “Мәйдан” каналында җырчы ИлГәрәй белән хит-парад алып бардык.

- 2018 ел сиңа тагын бер зур сынау алып килде...

- Әйе, 2018 елда мин бик каты авырдым. Дөресен генә әйткәндә, табиблар төгәл диагноз куя алмады. Мин бик каты ябыктым, тамактан ризык үтмәде. Ашказаны белән бәйле билгесез чир булды ул. Ярты елга якын хәлем авыр булды, өч тапкыр хастаханәдә ятып чыктым. Беркая да катнашмадым, социаль челтәрдә күренмәдем. Аптырагач, им-томчы әбиләргә дә барып карадым. Алар нәрсә дисен инде? “Күз тигән”, диделәр. 

- Хәзерге көндә син Казан шәһәр филармониясендә эшлисең. Анда ничек эләктең?

- 2019 елның җәендә филармония кастинг оештырды. Мин ике номинациядә катнаштым: алып баручы һәм җырчы. Әмма ул кастингның нәтиҗәләре билгеле булмады. Көз көне филармониядә алып баручы булып эшләүче дустым Гөлнара Мулланурова декрет ялына китте. Шулай итеп, мин аның урынына эшкә кердем. Менә инде бер елдан артык мин биредә эшлим. Эшем бик ошый, коллектив та әйбәт. Күбесен моңа кадәр дә белгәч, мине бик җылы каршы алдылар. Беренче чиратта, мин җырчы булгач, алып барудан тыш, җырчы буларак та чыгыш ясыйм. Шунысы кызык: мин күп сүзләрне дөрес әйтергә, дөрес басым ясарга өйрәндем. Телемне камилләштерәм.

Дәвамы.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading