Шәһри Казан

Җырчы Чулпан Йосыпова: “Психология белән кызыксына башладым”

Җырчы Чулпан Йосыпова узып бара торган елга нәтиҗәләр ясаган.

“2021 елда зур ачыш ясадым, психология белән кызыксына башладым. Дөрес итеп хыяллана белсәң, хыяллар чынга аша икән. Хыялланып кына утыру дөрес түгел, әлбәттә, эшләргә кирәк.
Быел чынга ашкан хыялларым:
Өебезне төзеп бетереп күчендек.
Командабыз белән гастрольләргә йөрергә автобус алдык.
Бизнеста зур гына команда төзелеп килә, Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап эшлибез.
Казанда Уникста концерт куйдык. Мин хәзер берүзем генә түгел, командам бар, администратор, биючеләр, музыкантлар.
Һәм Аллаһка шөкер, көн саен дигәндә кечкенә генә булса да хыялым чынга аша, сезгә дә шуны телим, якыннарым”, – дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: