Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.
“Ниһаять, шушы көннәрдә тәүге китабым дөнья күрде. Дөресен генә әйткәндә, үземнән соң истәлеккә китап калдыру – зур хыялым иде. Моны тормышка ашырырга пандемия сәбәпче булды. Концертлар юк, вакытны үткәреп булмый. Шулчак ирем балалар белән киңәшләште дә, тәүге китабымны чыгарырга дигән фикергә килделәр. Проект җитәкчесе – ирем Азат Хәлимов, төзүче-мөхәррир - Габделбәр Ризванов. Китапта яшьлек хәтирәләрем, истәлекләр, минем белән төрле елларда чыккан әңгәмәләр, репертуарымдагы иң популяр җырлар урын алды”, - дип сөйләде безгә Зөһрә апа Шәрифуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар