16+

А хәрефе нәрсәне аңлата?

Танышларым, телевизорда «А» хәрефе барлыкка килде, диләр. Минем телевизорда әлегә күренми анысы. Бу нәрсәне аңлата соң? Айнур Сәлимҗанов, Яшел Үзән.

Танышларым, телевизорда «А» хәрефе барлыкка килде, диләр. Минем телевизорда әлегә күренми анысы. Бу нәрсәне аңлата соң? Айнур Сәлимҗанов, Яшел Үзән.

Россиянең телевидение һәм радио челтәре компаниясенең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов аңлатуынча, А хәрефе цифрлы телевидениегә күчү белән бәйле. «Әгәр дә экраннарда «А» хәрефе чыкса, димәк, халык телевидениенең аналогын карый», – дигән «Татар-информ»га әңгәмәсендә Владимир Якимов. Бу билге телевизор телевидениенең бары аналог версиясен кабул итә алуын гына белдерә. Цифрлы телевидениегә күчеп беткәннән соң, кайбер кешеләргә цифрлы телевидение өчен махсус җайланма йә заманча яңа телевизор алырга туры килмәгәе. Чөнки цифрлы сигналларны бары яңа телевизорлар гына тотачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading