16+

Телевизор эшләп тормаса да акча суыра?!

Электр җиһазлары сүндереп куелган очракта да электр энергиясе сарыф ителә икән дип ишеттем. Бу дөрес сүзме? Ибраһим Шаһиев, Чаллы шәһәре.

Электр җиһазлары сүндереп куелган очракта да электр энергиясе сарыф ителә икән дип ишеттем. Бу дөрес сүзме? Ибраһим Шаһиев, Чаллы шәһәре.

Казанның «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе газета укучыбызның соравына аңлатмалар бирде:
– Көнкүреш приборлары көтеп тору режимында калдырылган, ягъни чыбыгы розеткадан тартып алынмаган икән, аларның һәркайсы электр энергиясен сарыф итә. Уртача зурлыктагы экранлы телевизор (20-21 дюйм диагональле) көтеп тору режимында, ягъни кабызылмаган килеш тә, тәүлегенә – 297 Вт/сәгать, ә айга – 9 кВт/сәгать, музыкаль үзәк айга – якынча 8 кВт/сәгать, видеомагнитофон айга 4 кВт/сәгатькә якын электр энергиясе ала.
Кәрәзле телефонның ток туплагычы (зарядное устройство), розеткага тоташтырылып калдырылган очракта, телефоны булмаса да җылына. Бу җылыну ток туплагычның барыбер дә электр энергиясен сарыф итүеннән килә. Розеткада гел ялганып торган ток туплагыч телефонга бирәсе 95 процент энергияне бушка туздыра.
Кулланылмый торган приборларны челтәрдән, ягъни розеткадан ычкындыру елына уртача 300кВт/сәгать электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading